Борчуларсыз дөнья (12+)

26 сентябрь көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Борчуларсыз дөнья» дигән чара узды.

Мр без насилия…
для сайта
для сайта3
для сайта2

Мәгълүмат сәгате террорчылыкның кешелек өчен глобаль мәсьәләгә әйләнүе, аның кешеләрнең массакүләм кырылуына һәм матди, рухи кыйммәтләрне юкка чыгаруга илтүе турында сөйләүдән башланды. Балалар нәкъ менә яшьләрнең җәмгыять өчен чит һәм аеруча куркыныч идеологиягә ешрак кушылып китүе турында белде. Әңгәмә барышында «террорчылык», «теракт» төшенчәләренең мәгънәсе һәм террорчылык актларын тормышка ашыруга теләк тудыручы сәбәпләр ачыкланды. 2004 елда Беслан шәһәрендә килеп чыккан фаҗигале вакыйгаларга аерым игътибар бирелде, ул вакытта рәхимсезлегенә тиңнәр булмаган террорчылык акты нәтиҗәсендә мәктәптә 300 дән артык кеше һәлак була, нигездә хатын-кызлар һәм балалар. Бүген, 18 елдан соң, бу куркыныч чынбарлыкны, яклаучысыз балаларга карата баш җитмәслек явызлыкны йөрәк кабул итә алмый. «Бесландагы теракт корбанны истәлегенә» презентациясе, «Террорчылыкка – юк!», «Эх, яшисе килә» видеоязмалары күрсәтелде. Китапханәче теракт вакытларында куркынычсызлык кагыйдәләре, урамда, җәмәгать урыннарында, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы видеоязмалары тәкъдим ителде. 

Чара азагында террорчылык актлары корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: